16+

Казанда иң көчле математиклар җыелды

23 апрельдән алып Россиянең 50 регионыннан 400гә якын иң көчле мәктәп укучылары математика буенча олимпиадада катнашты. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлары Дмитрий Ливанов һәм Энгел Фәттахов тәбрикләде.

23 апрельдән алып Россиянең 50 регионыннан 400гә якын иң көчле мәктәп укучылары математика буенча олимпиадада катнашты. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлары Дмитрий Ливанов һәм Энгел Фәттахов тәбрикләде.

- Россия сәләтле балаларга бай. Бөтенроссия олимпиадасы һәр мәктәп укучысына үз көчен сынап карау, сәләтен күрсәтү өчен зур мөмкинлек. Математика чыннан да фәннәр патшабикәсе. Ул үз эченә йөзләгән ел фән белгечләре тарафыннан ачылган гыйлем туплаган. Россия математика мәктәбе элек тә, хәзер дә дөньяда иң яхшы мәктәпләрнең берсе булып санала. Без шуның белән горурланабыз, - дип белдерде Дмитрий Ливанов.

Министр барлык катнашучыларны да олимпиадада лаеклы урын алулары белән котлады, балаларны олимпиадага әзерләгән укытучыларның хезмәтен дә билгеләп китте.Олимпиаданы оештыручылар исә әлеге фәнне иң катлаулысы дип белдерде. Чөнки монда укучы алгебра, геометрия фәннәрен яхшы белергә, саннар теориясен аңларга тиеш.Энгель Фәттахов үз чиратында балаларны олимпиадаларга әзерләүдә республиканың керткән хезмәте белән уртаклашты.

- Без математика буенча көчле өлкә булмасак та, барысы да алда әле, - дип белдерде ул. Ә 11нче сыйныфны тәмамлаган укучыларны министр Казан югары уку йортларына белем алырга килергә өндәде.

Россия олимпиадасында җиңгән укучылар илнең математика буенча олимпиада җыелма командасына керәчәк. Соңыннан алар Халыкара олимпиадада Россия данын яклаячак.Олимпиада программасы ярышлардан гына тормады. Ул үзенә күрә бер тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булды. Катнашучылар танылган Россия математигы - Филдс премиясе лауреаты, физика-математика фәннәре докторы Станислав Смирновның һәм физика-математика фәннәре кандидаты Эдуард Гришның лекцияләрен дә тыңлый алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading