Төрле халыкның милли ашлары, тәм-томнар пешерү буенча мастер-класслар, җыр-бию, уен-көлке, балалар өчен төрле күңел ачу чаралары, иң озын кош теле - боларны барысын да бүгеннән ачылачак «Тәмле Казан» милли гастрономия фестивале кысаларында күреп булачак. Фестиваль Иске Татар бистәсендә, Кабан күле буенда 8еннән 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Быел фестиваль икенче тапкыр уздырыла. Беренче коймак төерле була дигәндәй, былтыргы фестиваль көтелгән кадәр тамашачы җыя алмаган. Анда 25 меңләп тамашачы, бары унлап кына ресторан челтәре катнашкан. Быел исә үз ризыгын тәкъдим итәргә теләп 30 ресторан гариза тапшырган. Күбесе татар халкының милли ашларын тәкъдим итәчәк. Ризыклар татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов тәкъдим иткән рецептларга таянып әзерләнә. Бу юлы тамашачы да күп булырга ошаган.
- Татар ашлары традицияләрен яңарту, туристларга үзебезнең ризык төрлелеген күрсәтү максатыннан гастрономия фестивале кебек чаралар үздыру бик мөһим. Бу юлы барлык тур операторлар белән сөйләшенеп, Татарстан туристлык маршруты фестиваль аша узачак, - ди Казан шәһәренең муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова. Фестиваль барышында иң яхшы ресторанны, иң милли, иң тәмле, иң матур бизәлгән ризыкларны билгеләгәндә халык тавышы мөһим роль уйныйячак.
Оештыручылар бәйрәмгә балалар белән килергә киңәш итә. Монда сабыйлар күңеленә хуш килерлек уен мәйданчыклары, аниматорлар да эшлиячәк. Оештыручылар фестивальдә тәкъдим ителәчәк ризыклар рестораннардагы бәядән күпкә очсызрак, гади халык сатып алырлык булачак, дип ышандыра.
Ә менә махсус чатырдагы мастер-классларда танылган пешекчеләрнең борынгыдан килгән рецепт буенча талкыш-кәләвә, каз, өчпочмак, башка милли ризыкларны әзерләүләрен күзәтергә мөмкин булачак.
Фестиваль кысаларында, 9 июль көнне сәгать 13.00дә «Туган авылым» күңел ачу комплексы җирлегендә дөньядагы иң озын кош телен әзерлиячәкләр.
Кыскасы, "Тәмле Казан» бүген сәгать 17.00дә милли ризык яратучыларны Иске Татар бистәсендә көтеп кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар