16+

Казанда Идел буе округының Арбитраж суды бинасы ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев, Идел буе округының Арбитраж суды рәисе Юрий Глазов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Административ корпус Казанның үзәгендә урнашкан. Ул бигрәк тә "Кәҗә бистәсе" метро станциясе тукталышында урнашкан булуы белән җайлы. Казан тимер юлыннан монда 5-7 минутта килеп җитеп була.

Биредә заманча техника белән җиһазландырылган 19 суд утырышы залы, президиум залы урнашкан.

Соңгысы видеоконференц-элемтә системасы белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә Россиядәге бөтен судлар белән элемтәгә кереп була. Суд бинасында мәгълүмати киосклар да урнаштырылган. Алар суд эшчәнлеге белән бәйле мәгълүмати ресурслар белән таныштыра. Суд бинасы территориясендә ике машина кую урыны да бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading