16+

Казанда ишегаллары командалары көч сынаша

Казанда, "Бердәм Россия"нең "Балалар спорты" федераль проекты кысаларында, III Республика яшүсмерләр ишегалды командалары спартакиадасы уза.

Казанда ишегаллары командалары көч сынаша

Казанда, "Бердәм Россия"нең "Балалар спорты" федераль проекты кысаларында, III Республика яшүсмерләр ишегалды командалары спартакиадасы уза.

Анда республика районнарыннан килгән иң көчле командалар чакырылган. Яшүсмерләр биредә стритбол, өстәл теннисы, мини-футбол, дартс, аркан тартышу буенча көч сынашачак, шулай ук ГТО нормаларын да тапшырачаклар. "Ишегалды тренеры" партия проектының төбәк координаторы Евгений Ефимов сүзләренчә, быел спартакиадада катнашырга теләүчеләрнең саны аеруча күп булган.

"Балалар спорты" проекты "Бердәм Россия" партиясенең Генераль советы тарафыннан 2009 елда раслана. Аның федераль координаторы - ике мәртәбә Олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов, җитәкчеләре - күп тапкырлар Олимпия чемпионы Ирина Роднина һәм Россия Фитнес-аэробика федерациясе президенты Ольга Слуцкер.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев республикада узган елны 321 спорт мәйданчыгы ачылуын әйтә.

- Аларда көн саен 30 меңнән артык кеше, бигрәк тә, балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнә. Быел исә тагын 162 мәйданчык төзеләчәк, яшүсмерләр клубларын да төзекләндерәчәкбез, - ди ул.

Казанның һәм Татарстан шәһәр-районнарының ишегалды спорт мәйданчыкларында һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексларында тиздән "Бердәм Россия" партиясе призларына I "Без - сәламәт! Кушылыгыз!" спартакиадасы да узачак.

Фотолар: Ринат Нәҗметдинов/sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading