16+

Казанда кайда корбан чалып була?

11-нче августта мөселманнар төп бәйрәмнәрнең берсен - Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр.

11-нче августта мөселманнар төп бәйрәмнәрнең берсен - Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр.

Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.00 сәгатьтә башлана, гает намазы - 4.30 сәгатьтә. Намаздан соң корбан чалу була, ул махсус билгеләнгән 18 урында өч көн дәвам итәчәк.

Корбан бәйрәме көнендә мохтаҗлар өчен корбан ите таратуны Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды гамәлгә ашырачак.

Оешма шулай ук корбан чалуга гаризалар кабул итә. Теләге булган һәркем фондтан сарык сатып ала һәм итне аз керемле, инвалид булган, авыр хәлгә эләккән кешеләргә, ятимнәргә тапшыра ала. Моннан тыш, фондта корбан чалу процедурасы буенча квалификацияле белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 225-33-22 телефон номеры буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading