16+

Казанда «Кытай Сабан туе» узачак

Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә 25 июньдә Кытайның «Кытай Сабан туе» дип аталган аждаһа көймәләре бәйрәме узачак.

Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә 25 июньдә Кытайның «Кытай Сабан туе» дип аталган аждаһа көймәләре бәйрәме узачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм кунаклары «Аждаһа» көймәләрендә узучы тамашалы ярышларны күрә алачак, кытай фонарьлары, һава еланнары, уңышка кызыл конверт ясау һәм кәгазьдән иероглифлар кисү буенча мастер-классларга бара, шулай ук кытай телендә берничә җөмлә өйрәнә алачак. Барлык теләүчеләр өчен йога һәм сапсерфинг буенча танышу спорт дәресләре, шулай ук туклану зонасы һәм чәй тантаналары оештырылачак. 

Балалар зонасында тематик образларда аниматорлар һәм аквагримерлар белән программа әзерләнәчәк. Балалар Бөек Кытай диварын төзү буенча конкурста һәм бию осталык дәресләрендә катнаша алачак. Иң нәниләр өчен шарлы бассейн урнаштырылачак. 

Чараны оештыру идеясе Татарстан вице-премьеры –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконыкы, ул республикада байдарка һәм каноэда ишү федерациясен җитәкли. Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы белән очрашу вакытында инициативаны хуплады, дип яза kzn.ru.

Аждаһа көймәләре бәйрәме – Кытайның иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә керә һәм ай календаре буенча бишенче айның бишенче көнендә билгеләп үтелә. Кытайда бу көн җәйнең башы дип санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading