16+

Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумы узачак

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты агымдагы елның 19-21 май көннәрендә "Милли тормыш һәм дин" Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумын үткәрә. Форум делегатлары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак.

Беренче тапкыр татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган булган. Быелгы форумда Татарстаннан һәм Россиянең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашыр дип көтелә. 20 май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында республика җитәкчелеге катнашында форумның пленар утырышы узачак.

21 май көнне форум делегатлары Болгар шәһәрендә узачак "Изге Болгар җыены"нда катнашачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading