16+

Казанда сайлау участокларына транспортта бушлай барып булачак

В день выборов в Казани для граждан, проживающих отдаленно от избирательных участков, будет организован бесплатный транспорт. Об этом на деловом понедельнике в мэрии Казани заявил руководитель аппарата исполкома города Евгений Варакин.

Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, сайлау участокларына килгән Казан кешеләренә махсус беләзек бирәчәкләр. Ул җәмәгать транспортында йөрү һәм бәйрәм концертын түләүсез карау хокукын бирә. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин шул хакта хәбәр итте.

«Сайлау участокларына килгән барлык кешеләргә дә «Мин тавыш бирдем» дигән язулы беләзекләр тапшырылачак. Аның белән 18 мартта шәһәрнең җәмәгать транспортында түләүсез йөрергә мөмкин», - дип искәртте Варакин.

Моннан тыш, әлеге беләзекләре булган кешеләр «Казан-Арена» территориясендә популяр җырчылар Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышын карый алачак.

18 мартта Казан халкы барлык мәктәпләрдә узачак гаилә бәйрәмнәре, спорт чаралары, концертлар һәм мастер-классларда катнаша ала, диде докладчы. 

Татар-информ
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading