16+

Казанда сугыш еллары хатлары күргәзмәсе эшли

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш еллары хатлары күргәзмәсен оештыра. Архив хезмәткәрләре фронтта булган вакыйгаларны сәгате-минуты белән гәүдәләндергән хатларны туплаган.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш еллары хатлары күргәзмәсен оештыра. Архив хезмәткәрләре фронтта булган вакыйгаларны сәгате-минуты белән гәүдәләндергән хатларны туплаган.

Сугыш еллары хатлары - дары исе сеңгән, вакыт һәм солдатларның күз яшьләре белән сугарылган өчпочмаклы хәтер ул. Алар гап-гади егетләрнең Ватаннарына тугрылыклары турында сөйли. Хатлар туганнарга һәм дусларга, хезмәт коллективларына, хөкүмәт органнарына, газета редакцияләренә юлланган.

Казанның Ново-Песочная урамының 44нче йортында урнашкан күргәзмә залында аерым бер блок Советлар Союзы язучыларының фронт хатларына багышланган. Алар арасында Муса Җәлилнең ТАССР язучылар союзы рәисе Туфан Имаметдиновка, Атилла Расихның әти-әнисенә, Әхмәт Исхакның хатыны һәм улларына атап язган хатлары бар. Шулай ук гадәти булмаган әлеге күргәзмәдә Гадел Кутуй, Михаил Бубенов, Ибраһим Гази, Нури Арслан, Сибгат Хәким, Зәки Нури һәм башка язучыларның хатларын да күрергә мөмкин.

Хәзерге вакытта Татарстан архивында фронттан килгән 3,5 мең тирәсе хат саклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading