16+

Казанда сөйгәнеңә йөрәксыман чәчәк түтәле бүләк итәргә була

Казанда ике ел элек старт алган "Чәчәк ата торган Казан" проекты дәвам итә. Проект елдан-ел кызыклырак һәм эчтәлеклерәк була бара.

Казанда сөйгәнеңә йөрәксыман чәчәк түтәле бүләк итәргә була

Казанда ике ел элек старт алган "Чәчәк ата торган Казан" проекты дәвам итә. Проект елдан-ел кызыклырак һәм эчтәлеклерәк була бара.

Казан шәһәренең бер идарәче компаниясе быел, шул уңайдан, "Сөйгәнеңә клумба бүләк ит" дигән акция башлап җибәрергә булган. Яраткан хатын-кызларына сюрприз ясарга теләгән ирләр аларның тәрәзә төбенә чәчәк утыртылган клумба урнаштыра ала. Идарәче компаниянең төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Андрей Благодатских безгә хәбәр иткәнчә, клумбаны йөрәк формасында да ясарга була икән.

- Моның өчен фәкать чәчәк сатып алырга гына кирәк. Клумба ясар өчен материаллар, туфрак, эшчеләр хезмәтен исә без үз өстебезгә алабыз. Чәчәккә заказны безгә дә бирә аласыз, бер чәчәк 30 сум тора. Аларның сортына килгәндә, казанлылар арасында берьеллык петуния белән бәрхет гөл популяр. Клумбаны кая һәм кайчан урнаштырырга була, ул нинди формада һәм төстә булачак - алары заказчы теләге белән эшләнә. Әлеге акция бары Мәскәү районында яшәүчеләргә генә кагыла, - дип кисәтә безне Андрей Благодатских.

Акциянең икенче бер максаты - ишегалларын матурлату. Чәчәкләргә сөйгән ярларыгыз гына түгел, күршеләрегез, өйдәшләрегез дә соклана ала.
"Чәчәк ата торган Казан" проектына старт бирелү алдыннан шәһәр мэры Илсур Метшин да, әлеге чараның шәһәр һәм район җитәкчеләренең генә түгел, ә һәр оешманың, һәр шәһәрленең игътибарын җәлеп итүен теләр идек, дип белдергән иде.

- Матур чәчәкләр утырту, матур шәһәрдә яшәү теләге шәһәрлеләрнең ихтыяҗы булсын иде, бу - иртәнге душ керү кебек үк норма булырга тиеш, - дип саный Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан: 2015 елда проект кысаларында 7,5 миллион чәчәк утыртылган. Моңардан тыш, 11 вазон һәм кашпо эленгән, чәчәк түтәлләре 71 мең квадрат метрны тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading