16+

Казанда туп шикелле пәрәмәч пешерәчәкләр

23 июньдә казанлыларга 6 кг авырлыктагы пәрәмәч тәкъдим итәчәкләр. Һәркем аны авыз итә алачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

23 июньдә казанлыларга 6 кг авырлыктагы пәрәмәч тәкъдим итәчәкләр. Һәркем аны авыз итә алачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

80 см диаметр­лы зур пәрәмәчне оештыручылар Россиядә, шул исәптән Казанда да үтә торган Футбол буенча дөнья чемпионатына багышлыйлар, шуңа аның исеме дә «пәрәМЯЧ» дип атала.
Әлеге ризык «Туган авылым» милли комплексында көн уртасында тәкъдим ителәчәк, ә 10.00 сәгатьтә – халык һөнәрләре ярминкәсе, 11.00 сәгатьтә Сабантуй бәйрәме хөрмәтенә күңел ачу программасы башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X