16+

Казанда урыннар җитәрлек, кибет ачып җибәр!

Бакчаларында үстерелгән җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне кибет тирәләрендә сатарга бабайлар белән әбиләргә генә рөхсәт. Эшкуарлар теләсә кайда чатыр-алачык урнаштырып, сәүдә башкара алмый.

Казанда урыннар җитәрлек, кибет ачып җибәр!

Бакчаларында үстерелгән җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне кибет тирәләрендә сатарга бабайлар белән әбиләргә генә рөхсәт. Эшкуарлар теләсә кайда чатыр-алачык урнаштырып, сәүдә башкара алмый.

– Казанда узган ел рөхсәтсез корылган 224 чатыр-павильон мәҗбүри сүттерелде, – дип кисәтте «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.

Рөхсәт ал да рәхим ит. Казанда урамнарга стационар булмаган корылма (чатыр-павильон) урнаштырып, сәүдә итәр өчен 740 махсус урын билгеләнгән. Шуның 600 урыны аукцион-торгка куеп тормыйча да тапшырыла. Элеккеге чатыр-павильоннарында аукционсыз быел да сәүдә эшчәнлекләрен дәвам итү хокукын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 18 августта кабул иткән 553нче карары биргән.

– Җир кишәрлегенә 2015 елның 1 мартына кадәр үк аренда килешүе булган, эшен тиешенчә башкарган, аренда түләүләрен вакытында түләп барган эшкуарлар гына файдалана ала бу ташламадан, – дип аңлатты Руслан Фазылҗанов.

Казан территориясендә стационар булмаган сәүдә корылмалары урнаштыруга килешүләр төзү өчен норматив документлар әзерләнгән. Чатырларны урнаштыру урыннары схемасы, шулай ук чатыр-павильоннарның проектлары сызылган. Җир кишәрлегенә аренда килешүе булган, түләүләрне тиешенчә башкарган эшкуарның сәүдә урыны схемадан төшереп калдырылган очракта, андый эшкуарларга башка урыннарны сайлап алу хокукы бирелә.

– Эшкуарлар тәкъдимен исәпкә алып, яңа урыннар да каралды. Яңа урыннарга электрон мәйданчыкта аукцион үткәрелә, – диде Руслан Фазылҗанов. - Урнашу урынына бәйле рәвештә, чатыр-павильон өчен айлык түләү һәр квадрат метрга 307-362 сум.

Урам сәүдәсе башлаган эшкуар үзенең аренда кишәрлегеннән ян-якка «итәкләрен җәймәскә» тиеш, шулай ук, килешүдә күрсәтелмәгән товарларны сату тыела.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading