16+

Казандагы "Соңгы кыңгырау" бәйрәме урынын үзгәртте

Быел Казанда "Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25 майда 13:00да Кремль яр буенда була дип хәбәр итә "События".

Быел Казанда "Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25 майда 13:00да Кремль яр буенда була дип хәбәр итә "События".

Тантаналы чарада 5 меңнән артык чыгарылыш укучысы катнаша. Бу көнне тәртип сакчылары аеруча сак булачак, шулай ук спиртлы эчемлекләр сату чикләнеп, 23:00дән иртәнге 6:00гә кадәр комендант сәгате кертелә. Әлеге тәртип нормаларын бозучыларның ата-аналары 500 сумнан 1000 сумга кадәр штрафка тартыла.

Беренче БДИ 27 майда була, ул көнне чыгарылыш укучылары география белән рус әдәбиятыннан имтихан бирә. Ә рус теленнән имтихан 30 майга планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading