16+

Казанга күз табиблары җыелды

Татарстан барлык күз табибларын бергә җыйды. Казанда кичә башланып киткән "Офтальмология өлкәсендә яңа технологияләр" фәнни гамәли конференциясендә төрле илләрдән, чит төбәкләрдән килгән 1000нән артык делегат тәҗрибә уртаклашты. Республикада беренче тапкыр сигез сукыр кешегә заманча яңа технологияләр буенча операцияләр ясалды.

Татарстан барлык күз табибларын бергә җыйды. Казанда кичә башланып киткән "Офтальмология өлкәсендә яңа технологияләр" фәнни гамәли конференциясендә төрле илләрдән, чит төбәкләрдән килгән 1000нән артык делегат тәҗрибә уртаклашты. Республикада беренче тапкыр сигез сукыр кешегә заманча яңа технологияләр буенча операцияләр ясалды.

Конференциядә катнашучы 47 тәҗрибәле офтальмологлар арасында Париж, Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Уфа, Пермь, Ижау, Туладан да күз табиблары бар. Пензадан офтальмолог Рәшит Галеев Казанда берничә кешегә катлаулы операция ясады. Үз төбәгендә аның өчен бу эш яңалык булмаса да, Татарстанда беренче операция ясавы. Җитмәсә, барысы да он-лайн режимда тапшырыла, табиб һәр адымын аңлатып, сөйләп барды. Мастер класслар Казанның махсус оештырылган шундый алты мәйданчыгында күрсәтелде. Илнең алдынгы белгечләре офтальмология өлкәсендәге яңалыклар, күз авыруларын дәвалауның яңа алымнары турында да фикер алыштылар.

Соңгы биш елда әлеге өлкәдә шактый алга китешне күзәтергә була, заманча җиһазлар күп кенә авыруларны булдырмый калырга, вакытында ачыклап дәваларга ярдәм итә. Пенза табибы Рәшит Галеев та:
- 10 ел элек мөмкин булмаган операцияләр бүген көндәлек башкарыла. Югары технологияләр ярдәмендә эшләнә торган операцияләр киләсе 3-5 елда гадәти хәл булачак дип уйлыйм, - ди ул.

Ел саен Татарстанда 17 мең кеше күзгә операция ясата икән. Баксаң, республикада 60 меңнән артык кеше операция ясатырга чиратта тора. Татарстанның баш күз табибы Айдар Әмиров, бу мәсьәләне мөмкин кадәр уңай якка хәл итәргә тырышабыз, дип белдерде. Соңгы елларда заманча югары технологияләрнең медицинага актив үтеп керүе нәтиҗәсендә, күз авыруларын киметергә мөмкин булды, нәтиҗәдә, операция ясатырга чират торучылар саны кими башлады, ди.

Бүген исә офтальмологлар конференция кысаларында катаракта авыруын дәвалауга юнәлтелгән фильмнар фестивален карый алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading