16+

Казанга “Тимер кешеләр” җыелу сәбәпле, юллар ябыла

27 август көнне Казанда триатлон ярышлары үткәрелә. Бу үз эченә йөзү, велосипедта йөрү, йөгерү кебек спорт төрләрен берләштергән дистанция. Ярышлар бер үк вакытта ике дистанция буенча була.

27 август көнне Казанда триатлон ярышлары үткәрелә. Бу үз эченә йөзү, велосипедта йөрү, йөгерү кебек спорт төрләрен берләштергән дистанция. Ярышлар бер үк вакытта ике дистанция буенча була.

Спринт триатлон (IRONSTAR SPRINT TRIATHLON KAZAN 2016) - кыска дистанция. Анда катнашучылар 70 метрны йөзеп, 20 чакрым велосипедта йөреп, 5 чакрым йөгереп узачак.

Икенче дистанция спортчылар телендә "ярым тимер" дистанция дип атала. Биредә 1,93 - 90 - 21,1 чакрым араны узарга кирәк. Катнашучыларның шәхси һәм команда зачетлары буенча нәтиҗә ясала.

Бу көнне иртәнге 6дан көндезге 3кә кадәр Казан урамнары машина йөртүчеләр өчен чикләнәчәк.

Транспорт хәрәкәтенә чикләү кертеләчәк урыннар:

"Казан Арена" стадионы тирәсендә,

Чистай урамы буенча (өлешчә),

Үзәккә таба - С.Хәким урамыннан алып "Миллениум" күперенә кадәр,

Үзәккә таба - "Миллениум" күпере буенча,

"Миллениум" күпереннән алып Н.Ершов урамына кадәр,

Казан Кремле ягына таба - Вишневский урамыннан алып К.Маркс урамына кадәр,

Н.Ершов урамыннан алып Толстой урамына кадәр,

Толстой урамы буенча (өлешчә),

Большая Красная урамы буенча,

Большая Красная урамыннан Кремль дамбасына кадәр,

Мәскәү районына таба Кремль дамбасы буенча.

"Шәһри Казан"да чыккан язма герое август аенда Швециядә узган триатлонда «тимер кеше» исемен алып кайтты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading