Иртәгә 16:00дә "Татнефть Арена" боз сарае каршында концерт белән Халыкара "Ефәк юл-2016"ның төбәк этабы башлана.
Бәйрәм кунакларын эстрада йолдызлары чыгышы, мотоциклчылар тамашасы көтә. Күңел ачу өлеше тәмамланганнан соң, 18:00дә С.Хәким урамы буенда 30 илдән килгән 120 экипажның узышы башлана. Узыш "Ривьера"дан "Казан" гаилә үзәгенә кадәрге арада була. Анда үзләренең осталыкларын Татарстан экипажы - КАМАЗ-Мастер да күрсәтәчәк. Раллиның Казан этабы һава торышы нинди булуга да карамастан оештырыла һәм 21:00дә төгәлләнә.
Раллины оештыру комитеты казанлыларны әлеге мавыктыргыч вакыйганы үз күзләре белән күрергә чакыра. Керү ирекле.
10 июльдә спортчылар "КамАЗ"ның туган җире - Чаллыга юл тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар