16+

Казаннан Франкфуртка авиарейс ачыла

Очышларны 17 июньнән башларга һәм атнасына ике көн - дүшәмбе һәм җомгада башкарырга уйлыйлар.

Очышларны 17 июньнән башларга һәм атнасына ике көн - дүшәмбе һәм җомгада башкарырга уйлыйлар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аэрофлот" компаниясе җитәкчелегенә Казан белән Франкфурт шәһәрләре арасында туры авиарейслар оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде.

"Аэрофлот" компаниясе кыска вакыт эчендә бу мәсьәләне карап, уңай җавап бирде.

17 июньнән Казан - Франкфурт маршруты буенча атнага ике тапкыр һәрдаим рейс булачак.

Эконом класслы билет бәясе ике якка 25 мең сум, ә бизнес-класс өчен - 60-70 мең сум тора.

Очышларда Airbus А320 һава суднолары хезмәт күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading