16+

Казаннан кайтучы туристлар юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Казаннан кайтучы туристлар утырган автобус Чиләбе өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан.

Казаннан кайтучы туристлар утырган автобус Чиләбе өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан.

Салонда 43 кеше булган.

Бүген иртән М5 трассасында Казаннан Чиләбегә кайтучы туристлар утырган автобус авариягә юлыккан. 13 яшьлек яшүсмер зыян күргән, дип хәбәр итә 74.ru порталы.
 
Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү - Чиләбе автоюлының 1571 нче чакрымында иртәнге биштә килеп чыга. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Mercedes-Benz автобусын йөртүче 46 яшьлек томан шартларында дистанцияне сакламый һәм алда баручы йөк машинасы белән бәрелешә.
Экскурсия автобусының Казаннан Чиләбегә кайтышы була, салонда ике йөртүче һәм 41 пассажир була. 13 яшьлек яшүсмер зыян күрә – аны хастаханәгә илтәләр. Калган пассажирлар икенче автобуска утыра. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading