16+

Казанның 175нче мәктәбе укучыларына БДИ һәм төп дәүләт имтиханын бирү вакытын арттырачаклар

Укучыларга өстәмә рәвештә имтиханнар тапшыруга 1,5 сәгать вакыт бирелә.

Укучыларга өстәмә рәвештә имтиханнар тапшыруга 1,5 сәгать вакыт бирелә.

175 нче гимназиянең тугызынчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына БДИ һәм ОГЭ (төп дәүләт имтиханы) тапшыруга өстәмә 1,5 сәгать вакыт бирелчәк. Бу хакта Казан мэриясенең аппарат киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

"Комиссия нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныф укучылары БДИны рус теленнән генә тапшырачак, ә имтихан вакыты алар өчен 1,5 сәгатькә арттырылачак. 11 сыйныф укучыларына да өстәмә вакыт биреләчәк, БДИ озынлыгы алар өчен шулай ук 1,5 сәгатькә арттырылды", - диде шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

175 нче гимназиянең элеккеге укучысы 11 майда уку йортында атыш оештырды. Тугыз кеше һәлак булды, 23е зыян күрде. Һөҗүм итүче тоткарланды һәм суд карары буенча кулга алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading