16+

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә Марат Садыйков исеме бирелде

Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә Татарстанның элеккеге Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков исемен бирделәр. Бүген бу хакта карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. 

Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә Татарстанның элеккеге Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков исемен бирделәр. Бүген бу хакта карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. 

"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры, Татарстан Республикасының атказанган табибы Садыйков Марат Наил улының истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Министрлар Кабинеты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының "М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе" автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә бирү турындагы тәкъдимен кабул итәргә карар итә, – диелә документта.

Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 көн эчендә хастаханә уставын үзгәртергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading