Казанның Авиатөзелеш районында 1 августтан көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю башлана.
- Проект, сынау шартларында, “Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять карамагындагы күп фатирлы йортларда кертелә. Чүп туплау өчен билгеләнгән 109 мәйданчыкка 428 контейнер урнаштырылды, - дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Мэрия 80нән артык экобокс сатып алуга конкурс үткәрә. Әлеге савытлар зыянлы калдыклар: батареялар, терекөмешле һәм энергиягә сакчыл люминесцент куыклар, градусниклар ташлау өчен. Экобоксларның унысы Авиатөзелеш районында халык күп булган йортлар янына куелачак.
Фатирдан чиләге белән чүп чыгарып тондырганчы, чүп мәйданчыгындагы төрле төсләрдәге контейнерларны һәм алардагы язуларны хәтердә калдыру зарур. “Шәһри Казан” газетасының шушы санын кат-кат укысагыз һәм гел кулыгызда тотып йөрсәгез дә була.
Сары контейнер
Сары төстәге яки сары шакмак ясалган контейнер икенчел эшкәртүгә яраклы булган коры һәм чиста калдыклар өчен. Мәсәлән: газета, дәфтәр, язу кәгазе, картон, пыяла шешә, ватылган пыяла, шулай ук сөт, су, сок һәм сырадан бушаган пластик савытлар, канистр, чиләк, таз, полиэтилен пакет һәм пленка, консервалардан һәм соклардан бушаган металл савытлар, аэрозоль баллоннары һәм башка тимер калдыклар.
Соры контейнер
Соры төстәге яки соры шакмак ясалган контейнер икенчел эшкәртүгә яраксыз юеш калдыклар өчен. Болар: ашамлыклар калдыклары, журналлар, реклама буклетлары, листовкалар, глянцевой кәгазьгә төшерелгән плакатлар, әзер продуктлар салына торган пенопластик савытлар, кофе стаканнары, шулай ук сөт, кефир һәм соклардан бушаган тетрапак төргәкләр, чипсы пакетлары, тортлардан һәм салатлардан бушаган ялтыравык тартмалар, кием-салым, текстиль, аяк киемнәре, юеш чүпрәк, картон һәм кәгазь, башка юеш калдыклар.
Контейнерларга салырга тиешле чүпләрнең рәсемнәре төшерелгән, рус һәм татар телләрендә аңлатмалар язылган.
Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, чимал буларак куллануга яраклы “сары”калдыклар эшкәртү станцияләренә җибәрелә, ә “соры” калдыклар полигоннарга күмелә.
Казанда халыктан икенчел чималны кабул итеп алу өчен 40 пункт эшли.
-Шәһәр буенча ишегалларында пластик савытларны җыю өчен 1600 кәрҗин урнаштырылды.
Быелның алты аенда коммерция оешмалары һәм эшкуарлар 8797 тонна икенчел чимал җыеп алды, узган ел ел буена 4591 тонна тупланган иде. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Казан-Арена” стадионы тирәсеннән һәм җанатарлар фестивале үткәрелгән “Казан” гаилә үзәге территориясеннән икенчел куллануга яраклы 100 тонна чүп җыелды, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Чүпләрне төрләренә аерып җыю тәртибе Авиатөзелеш районыннан соң, шәһәрнең калган районнарына да кертелә.
Комментарийлар