16+

Казанның Галиев мәчетендә намаз укырга өйрәтү дәресләре башлана

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте “Ислам. Беренче адымнар” проектын быел да дәвам итәргә җыена.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте “Ислам. Беренче адымнар” проектын быел да дәвам итәргә җыена.

Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, әлеге проект намазга басарга теләүчеләргә беренче омтылышны, беренче адымны ясарга булыша. Ниндидер сәбәпләр белән аны кичектереп килүчеләр, нәрсәдән башларга белми торучылар өчен ул файдалы проект булырга тиеш.
 
Узган елны бу проект алты атнага сузылган булган. Аны Галиев мәчетендә шимбә көннәрендә уздырганнар.

– Беренче дәрестә ислам һәм аның кыйммәтләре турында сөйләдек. Намаз укуга бер генә дәрес багышланган иде. Әмма дәрестән соң шактый күп  сораулар булды, шуңа да быел намаз дәресләренә өч көн бүлеп бирергә уйладык. Быел проектта катнашучылар шул ук Галиев мәчетенә җыелып, иртәнге тугыздан көндезге уникегә кадәр дәресләр алачак. Намаз гына түгел, ураза турында да мәгълүмат җиткерәчәкбез. Гакыйдә дәресе дә булачак, тәһарәт һәм госел алырга да өйрәтәчәкбез. Дәресләрне Лаеш районыннан Зәкәрия хәзрәт Тимганов, Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барачак, – дип сөйләде журналистларга Айгөл Биктимерова.

Үткән елны проектта 40 хатын-кыз һәм 15 ир-ат катнашкан. Аларга дәресләр алдыннан сүрә һәм догалар язылган махсус дәфтәрләр таратылган. Татар телен аңламаучыларга аның рус телендәгесе дә әзерләнгән. Хәзрәтләр дәресләрне рус телендә дә алып барачак. Моннан тыш, дәресләр тәмамланганнан соң, махсус бүләкләр дә таратылачак.

Яңа елдан соң проектны Казанга якын булган районнарда да алып бару нияте бар.
Укулар 10 ноябрьдән башлана. Ул Казанның Галиев мәчетендә узачак. Дәресләргә килергә теләүчеләр булса, + 7 (843) 237-86-18 телефоны аша алдан язылырга тиеш була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading