16+

Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Алсу Сәетова: «Чемпионат вакытында халыклар дуслыгы сокландыра»

Футбол буенча бөтендөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Алсу Сәетова чемпионат вакытында паркларда уза торган мәдәни чаралар белән таныштырды.

Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Алсу Сәетова: «Чемпионат вакытында халыклар дуслыгы сокландыра»

Футбол буенча бөтендөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Алсу Сәетова чемпионат вакытында паркларда уза торган мәдәни чаралар белән таныштырды.

Ул журналистлар белән очрашу башында ук үзенең чемпионат рухы белән яшәвен әйтте. Хәтта  улын да нәкъ менә чемпионат вакытына биш-алты яшьлек булырлык һәм уеннарны аңлап күзәтерлек, футбол уйный алырлык булсын дип, алдан планлаштырып табарга хыялланган булган. Ул теләгәнчә үк килеп чыкмаса да, Алсу Сәетова кечкенә сабые белән футболга тамашачы буларак еш бара икән. “Бер көн бармый калсак та балам гаҗәпләнә. Хәтта, борчыла”, – ди Алсу.

Паркларга килгәндә, һәр парк, сквер туристларны  кабул итәргә әзер.  Кунаклар яратып йөри торган Кремль яры буенда көндәлек диярлек балалар арасында футбол матчлары уза. “Трудовые резервы” паркы гаилә белән ял итү өчен менә дигән урын. Әмәт паркында еш кына төрле бәйгеләр, уеннар оештырыла. Анда чемпионат уңаеннан төрле бүләкләр оту мөмкинлеге дә бар. Әле күптән түгел генә Иран-Испания  командалары уены алдыннан “Испан киче” дип исемләнгән чара оештырылган булган. Монда килгән халык испан телен, испан биюләрен үзләштергән, футбол өчен испаннарча җан атарга өйрәнгән.

Туристларның иң яратып йөри торган урыннары әлбәттә инде, “Казан” гаилә үзәге каршындагы фан зона.
 Журналистлар ни өчен җанатарлар мәйданында җиргә газон түгел, ә опилканы хәтерләткән башка материал җәелгәне белән дә кызыксынды. Алсу Сәетова әйтүенчә,бу экологик яктан чиста материалны бик озак сайлаганнар. Беренче чиратта зарарсыз һәм чыдам материалга өстенлек биргәннәр. Газон яңгырлы көнне пычранырга мөмкин. Асфальт эссе көннәрдә шулай үк уңайсызлыклар тудырыр иде. Шуңа да бу өслек иң яхшысы булып санала, ул утырырга да йомшак.

Чемпионат тәмамлангач, фан фест әллә ни үзгәрмәячәк, ди Алсу Сәетова.  Быел биредә тагын берничә чара уздырырга телиләр. Киләсе елга исә әлеге мәйданчыкта кайбер үзгәрешләр көтелә. Фан фестны яңарту шәһәр мохитен үстерү программасына кертелгән.

– Хәзер 1-2 баллы бөкеләрдән дә зарланабыз, югыйсә, элек бөкеләрдә бик озак утырырга туры килә иде. Универсиада вакытында юллар рәткә салынды. Хәзер инфраструктура белән генә кешене гаҗәләндереп булмый. Дөрес, ике атнага бер тапкыр Казанга  килгән делегация шәһәр паркларында эскурсиядәге кебек йөреп чыга, соклануын белдерә. Шулай да иң мөһиме, чемпионат вакытында халыклар дуслыгы, мохит, кешеләрнең кичерешләре, эмоцияләре. Моны тоярга кирәк, – ди Алсу Сәетова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading