16+

Казанны спорт таныта

Казанда «Милләтләр кроссы-2018» бөтенроссия йөгерү ярышлары узды. Әлеге спорт чарасы белән кызыксыну, анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта.

Казанда «Милләтләр кроссы-2018» бөтенроссия йөгерү ярышлары узды. Әлеге спорт чарасы белән кызыксыну, анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта.

Ярышта катнашкан Татарстан спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, Казанны туристлык һәм спорт шәһәре буларак беләләр. Казанда алга таба да шундый массакүләм спорт чаралары узачак. Кышка чаңгы һәм сноуборд буенча ярышлар үткәрергә ниятлиләр, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Башкарма комитет җитәкчеләре арасында финишка беренче булып Россия Үзәк банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча Милли Банкы бүлеге идарәчесе итеп билгеләнгән Марат Шәрифуллин килде. Икенче урында – Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта профессиональ белем бирү бүлеге җитәкчесе Андрей Выборнов, өченчедә – Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Ярышта 90 яшьлек ветераннар арасында җиңел атлетика һәм чаңгы буенча дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев та катнашты, әмма ул бу юлы пьедесталга менә алмаган.
«Милләтләр кроссы – 2018» йөгерешендә 2009 елгы һәм аннан да кечерәк ир балалар арасында җиңүче булып тугыз яшьлек Алмаз Гыймалетдинов танылды. Яшь спортчы араны 4 минут та 16 секунд эчендә узган.

– Мин күп шөгыльләндем. Икенче ел җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. Бу минем беренче кубок. Үзебезнең спорт мәктәбендә призлы урыннар алганым бар иде. Миңа йөгерү бик ошады. Җиңелермен дип тә уйлаган идем, – дип сөйләгән яшь җиңел атлетчы.
Кызлар арасында пьедесталның югары баскычында Елизавета Тарабарина булган, «көмеш»не – Софья Филимонова, «бронзаны» Кира Исламова алган.

4 чакрым арага йөгерү буенча 1998 елгы һәм аннан да олыраклар арасында җиңүне Альбина Гыйльметдинова яулады. Ул дистанцияне 15 минут та 2 секундта узган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading