Кичә Казанның танылган рестораторы Фәрхәд Ибраев вафат булган. "Ханума" кафелар челтәре һәм шул ук исемдәге кунакханә хуҗасына 63 яшь иде. Үлем сәбәбе әлегә хәбәр ителми.
"Ул иртән торып су эчкән дә, хатыны янына килеп яткан һәм вафат булган",- дип яза блогер Гүзәл Хөснетдинова
Мәрхүм "Пиросмани" грузин рестораны, "Веселый Роджер" джаз клубы һәм "Золотая гроздь" шәраб ресторанына нигез салучы буларак мәгълүм шәхес. Ул фермерлык белән дә шөгыльләнгән.
Мәрхүмне соңгы юлга озату Дәрвишләр бистәсендәге "Ислам" мәчетендә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар