16+

Казанның ак аюы иганәчеле булган

Казанның зооботаника бакчасында ак аюның вольерын яңарталар. Төзекләндерү эшләре апрельдә төгәлләнергә тиеш.

Казанның зооботаника бакчасында ак аюның вольерын яңарталар. Төзекләндерү эшләре апрельдә төгәлләнергә тиеш.

Зооботаника бакчасыннан хәбәр итүләренчә, 2015 елның маенда зоопарк хәйрия нигезендә ак аю вольерын төзекләндерү буенча эре бер нефть-газ компаниясе белән килешү төзегән. Компания Казан гына түгел, Россиянең барлык зоопаркларындагы ак аюларны кайгырту-күзәтүгә алган.

Алай гына да түгел, әлеге компания ак аюларның популяциясен өйрәнү өчен Арктикага сәяхәтләр дә оештырачак икән. Моннан тыш, аларның организмын өйрәнү максатыннан башка тикшеренүләр дә алып барырга ниятләнелә.


intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading