16+

Казансуда Зилант белән Ак барс сыны төшерелгән көймәләрдә экскурсияләр башлана (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Июньнең икенче яртысында Казансу елгасы буенда Зилант һәм Ак барс сыны төшерелгән ике каек (зур көймә) пәйда булачак. Алар кунакларны һәм шәһәр халкын "Казан" гаилә үзәгеннән алып, 1552 елда Казанны яулап алганда һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл-гыйбадәтханәгә кадәр бер сәгатьлек экскурсия үткәрәчәк.

Яр буендагы прокат үзәге әле төзелеп бетмәгән булса да, инде көймәләрдә йөзәргә теләүчеләрнең чиге юк. Никахларын теркәгән яшь парлар да матур фотолар ясарга дип бирегә килә.

Элек нәкъ шундый ук көймәләр Казансу буеннан товар ташыган булган. Прокат үзәге директоры урынбасары Александр Вохминцев әйтүенчә, аларны Карелия Республикасыннан махсус заказ белән кайтартканнар. Көймәнең аклы-кызыллы җилкәннәре дә булачак.

- Мондый көймәләр белән хәзер Ладога күлендә, диңгезләрдә йөзәләр. Ул өч тоннага кадәр йөк сыйдыра. Без исә капитан белән 11 кеше утыртачакбыз. Капитаныбызга хәтта зур суднодан кечкенә көймәгә утыру өчен имтихан да бирергә туры килде, - ди Александр.

Экскурсия барышында кунакларга татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә Казан тарихы турында сөйлиячәкләр. Шулай ук биредә 20 катамаран һәм кечкенә көймә бар.

Көймәдә йөрү 5 яшькә кадәр балага бушлай, 14 яшькә кадәр 25 процент ташлама ясала. Өлкәннәргә 250 сумнан 500 сумга кадәр.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading