Казанда 19-20 майларда сигезенче KazanSummit халыкара конференциясе узачак.
Татарстан башкаласына Россиянең 20 төбәгеннән, аерым алганда, Чечня, Ингушетия, Кырым, Дагстан, шулай ук Кыргызстан, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Иран, Фәләстыйн, Тунис, Чад, Кувәйт, Сүрия, Бахрейн, Марокко, Катар, Оман һәм башка дәүләтләрдән 1200 делегат киләчәк. Чарада Россия Дәүләт Думасы, Федераль Җыены һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар вәкилләре катнашачак.
Министрлар Кабинетында Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина таныштырганча, "Корстон" комплексында 19 майда "Хәләл" индустриясенең инвестиция һәм инновацион мөмкинлекләре: "Россия һәм Бөтендөнья тәҗрибәсе", ә 20 майда "Хәзерге дөньяда вакф" темаларына халыкара конференцияләр үткәреләчәк.
Мөселман илләреннән киләчәк кунаклар өчен гыйбадәт кылу, сертификаты булган рестораннарда хәләл ризыклар белән тукландыру шартлары һәммәсе алдан уйланылган. Намазлар Кремльдә Кол Шәриф мәчетендә дә укылачак. Конференция кунаклары 21 майда Спасс районына "Изге Болгар җыены"на баралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар