16+

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» эстафетасы Питрәчтә булып кайтты

Бу көннәрдә питрәчлеләр «Бердәм Россия» партиясе башлап җибәргән «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын кабул итте. Ай ярым дәвамында кандидатлар командасы һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар шулай Татарстанның 45 район халкы белән очрашачак.

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» эстафетасы Питрәчтә булып кайтты

Бу көннәрдә питрәчлеләр «Бердәм Россия» партиясе башлап җибәргән «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын кабул итте. Ай ярым дәвамында кандидатлар командасы һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар шулай Татарстанның 45 район халкы белән очрашачак.

Питрәчнең үзәк урамында халык белән Дәүләт Советы депутатлары Мурад Гаделшин һәм Иршат Минкин, район оешмалары җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре очрашты. Районның башкарган эшләре турында Питрәч районы җитәкчесе Эдуард Дияров хисап тотты. Соңгы өч елда гына авылларда дүрт күп функцияле үзәкләр эшли башлаган, Карповка авылында бер мәдәният йорты сафка басачак. Ел саен яңа модульле ФАПлар ачыла. Өч ел эчендә районда 9 яңа спорт мәйданчыклары булдырылган. Быел ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Шәле авылында «Тургай», Питрәчнең үзендә «Бәләкәч» дигән 120 урынлы балалар бакчалары эшли башлаган. Хәзерге вакытта районда парк һәм скверларны, юлларны төзекләндерәләр.

«Бердәм Россия» партиясенә депутатлыкка кандидатлар Иршат Минкин белән Мурад Гаделшин үз чыгышларында питрәчлеләрнең Татарстан үсешенә керткән өлеше турында сөйләде.

- Советтан соңгы елларда иң беренче метро челтәре дә, нефть эшкәртү оешмалары да бездә төзелде. Татарстан катнашмаган бер генә федераль программа да юк. Безнең республика ышанычлы алдымнар белән алга бара, - диде Мурад Гаделшин.

Питрәчлеләр кандидатларга үзләрен борчыган сорауларны да бирде. Көн кадагында - бистә эчендәге юлларны төзекләндерү, авыл җирлекләрен акча белән тәэмин итү.

Бу атнада «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» Балык Бистәсе, Чистай, Зәй, Тукай һәм Сарман районнары буенча барачак. 16 сентябрьгә кадәр «Бердәм Россия» Татарстанның һәр районын әйләнеп чыгачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading