16+

Көчле янгын аркасында 150дән артык йорт юк ителгән

Көчле янгын аркасында Свердловск өлкәсенең Сосьва бистәсе чын җәһәннәмгә әверелгән, дип хәбәр итә ren.tv. Җирле халык әйтүенчә, 150дән артык йорт янып юкка чыккан. Бер кеше янып үлгән. 

Көчле янгын аркасында Свердловск өлкәсенең Сосьва бистәсе чын җәһәннәмгә әверелгән, дип хәбәр итә ren.tv. Җирле халык әйтүенчә, 150дән артык йорт янып юкка чыккан. Бер кеше янып үлгән. 

Сосьва бистәсендәге янгынны сүндерү тәүлеккә якын дәвам итә, әмма тулысынча сүндерелмәгән әле ул. Җирле төзәтү колониясе янып беткән, аның барлык биналары нигезенә кадәр җимерелгән, урман кисү цехыннан металл каркас кына калган. Барлык хезмәткәрләр һәм хөкем ителгән кешеләр эвакуацияләнгән.

Уралның иң борынгы авылларының берсеннән берни калмаган диярлек. Ут өермәсе, чын мәгънәсендә, йорт артыннан йортны юк итеп барган. 
Башта үз көчләре белән янгын сүндерергә тырышканнар, әмма көчле җил янгын сүндерүчеләрдән һәм волонтерлардан көчлерәк булып чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлекчәләренә ярдәмгә янгын сүндерү поезды җибәрелгән. Цистерналарда су запасы 120 куб, әмма бу да корылмаларны саклау өчен җитәрлек булмаган. 100 метр радиуста янган җир генә калган.

Йөздән артык торак йорт бер төн эчендә янып көлгә әйләнгән, бер ир – ат һәлак булган, аның гәүдәсен хәрәбәләрне сүткәндә тапканнар. Тагын бер олы яшьтәге хатын-кыз хәбәрсез югалган.

Йөзләгән кеше, иң кирәкле әйберләрен алырга да өлгермичә, өйләреннән качарга мәҗбүр булган. Аларны вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырганнар. Тугыз мең квадрат метр мәйданда янгын сүндерелгән. Меңнән артык йортны саклап кала алганнар. 

Карпински авылы 15 минут эчендә ут эчендә калган. Аннары, чылбыр буенча барган кебек: Висим, Первоуральск, Байкалово авыллары яна башлый. 

Мондый фаҗиганең төп сәбәбе - кешеләрнең ваемсызлыгы, ди коткаручылар. 15 апрельдән төбәктә махсус янгынга каршы режим кертелгән. Ләкин моңа беркем дә колак салмаган. 

Утны сүндергәч, хакимият килгән зыянны бәяли башлаячак. Әмма сүз йөзләрчә миллион сум турында барганы аңлашыла – кайбер торак пунктлардан бернәрсә дә калмаган. Ашыгыч ярдәм күләме халык белән очрашуларда билгеләнәчәк. 

Синоптиклар фаразлавынча, якын арада Уралда коры һәм җилле һава торышы булачак, димәк, янгын картасында дистәләгән яңа учаклар барлыкка килергә мөмкин.
Фото: https://t.me/mchs66

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading