16+

Керчь политехник көллиятендәге атыш вакытында зыян күрүчеләрнең саны 73кә тулды

Керчь политехник көллиятендәге фаҗига нәтиҗәсендә 73 кеше зыян күргән, аларның 47се хастаханәләрдә дәвалана, дип хәбәр итә ТАСС.

Керчь политехник көллиятендәге фаҗига нәтиҗәсендә 73 кеше зыян күргән, аларның 47се хастаханәләрдә дәвалана, дип хәбәр итә ТАСС.

Алданрак 21 кешенең үлеме һәм 46 кешенең зыян күрүе турында хәбәр иткән идек. Авыр хәлдәге пациентларның бер өлеше Мәскәүгә җибәрелгән, Кырым хастахәнәләрендә хәле бик үк авыр булмаганнар дәвалана. Ике хәле авыр булган яшүсмерне Балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

17 октябрьдә Керчь поллитехник көллиятендә шунда ук укыгын егет атыш һәм шартлау оештырып, 21 кешенең гомерен өзгән. Ахырда ул үзенә үзе аткан. Башта "Теракт" маддәсе буенча җинаять эше ачылган иде, соңрак аны "Үтерү" маддәсенә алыштырдылар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X