16+

“Халык фронты” һәм волонтерлар - сәламәтлек сагында

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы тематик штабы Россия Президенты Владимир Путинның гражданнарның пробемаларын чишү буенча Туры элемтәсен гамәлгә ашыруга багышланган утырышы узды.

“Халык фронты” һәм волонтерлар - сәламәтлек сагында

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы тематик штабы Россия Президенты Владимир Путинның гражданнарның пробемаларын чишү буенча Туры элемтәсен гамәлгә ашыруга багышланган утырышы узды.

Россия Президенты Владимир Путиннның 2019 елның 5 декабрендә уздырылган “Туры элемтәсе” вакытында Татарстаннан төрле социаль мәсьәләләргә кагылышлы 20025  мөрәҗәгать һәм шикаять кергән булган.  

Бөтен ил буенча бу сан шактыйга җыела. Шуларны истә тотып, Гомумроссия халык фронты “Туры элемтәдән” соң Россия Президентына халыктан җыелган мөрәҗәгатьләрне тикшерү һәүм тематик яктан бүлү буенча ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән чыккан.

Әлеге иҗтимагый оешманың Татарстан бүлекчәсе дә бу эштән читтә калмады. ОНФның Татарстан бүлекчәсе координаторы Ленар Гайнуллин әйтүенә караганда, волонтерлык штабы тарафыннан бүгенге көнгә сәламәтлек саклау мәсьләләренә кагылышлы 300дән артык хат-мөрәҗәгать эшкәртелгән. Күпчелек мөрәҗәгатьләрдә ФАПларның таләпләргә туры килеп эшләмәве, даруханәләрдә тормыш өчен мөһим булган дару-препаратларга ихтыяҗ зур булу кебек сораулар урын алган. Шулай ук инвалидларга ярдәм һәм хезмәт күрсәтүнең тиешенчә оештырылмавы, табиб-белгечләрнең җитмәве, табибларның хезмәт хакларының тиешле дәрәҗәдә булмавы, аларны торак белән тәэмин итүгә бәйле пробеламлар да күтәрелә.

Күпчелек хат-мөрәҗәгатьләр республиканың зур шәһәрләреннән – Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан кергән. Шулай ук республика районнарыннан да мөрәҗәгатьләр бар. Аларда да шул ук проблемалар күтәрелә, торак-коммуналь хуҗалыгына, сәламәтлек саклауга кагылышлылары да шактый.

Гомумроссия халык фронты  төбәк штабы әгъзасы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов хат-мөрәҗәгатьләрдә күпчелек проблемаларны дарулар белән тәэмин ителүгә кагылышлылары алып тора дип белдерде, андый сораулар, аларның өчтән ике өлешен тәшкил итә икән.

Әлеге утырышка әзерле процессы вакытында аларның күпчелеге чишелеш тапкан инде. Бу эш барышында ниндидер индивидуаль проблемаларны чишү юллары гына түгел, бәлки әлеге мәсьәләләрне системалы рәвештә хәл итү юлларын да табарга тырышканнар.

Җәмәгатьчелек һәм “Халык фронты” вәкилләре, барлык проблемалар хакында хөкүмәткә ирештергәннәр, димәк ки, проблемалар дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителәчәк дигән өмет бар. Ч.Мәхмүтов әйтүенчә, сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү вакытында проблемалар һәрвакыт та булачак, әмма аларны вакытында күреп ала белү, аларга төзәтмәләр кертү башкарма хакимияткә бу юнәлештә эшләүдә җиңеллек тудырачак.

Бу эштә волонтерлык хәрәкәтенең роле зур булуына шикләнми утырышта катнашучылар. Кыска гына вакыт аралыгында волонтерлар көче белән 300 хат-мәрәҗәгать тикшерелеп, анализланып, тиешле оешмаларга, хакимият органнарына җибәрелүе, шуның ачык бер мисалы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading