16+

Халык хезмәтләрнең сыйфатын бәяли

Электрон дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар соңгы арада арта бара.

Электрон дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар соңгы арада арта бара.

Озын чиратларда тормыйча, өйдән генә табибка язылу, төрле хезмәтләр өчен түләү отышлы да, уңайлы да. Дәүләт хезмәтләрен электрон формага күчерү хакимият органнары эшенең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Дәүләт хезмәтләрен электрон формада файдаланучылар портал эшчәнлегенең сыйфатына бәя бирде. Медицина хезмәтләренә килгәндә, кулланучыларның 85 проценты «әйбәт» дип җавап биргән. Халык табибка чиратта тору, медицина хезмәткәрләренең пациентларга мөнәсәбәтләре, медицина учреждениеләренең төзеклегенә кагылышлы фикерләрен җиткергәннәр. Гадәттә, дәүләт хезмәтләре аша табибка язылганнан соң, кешегә, әлеге мәсьәләләр буенча фикерен ишетергә теләп, push-уведомлениеләр килә. Әгәр дә кеше нәрсә беләндер риза түгел икән, сәбәпләре ачыклана, өстәмә сораулар бирелә.
Порталдан файдаланучылар идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә дә бәя бирә ала. Биредә коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, йорт белән идарә итү, төзекләндерү эшләре барышына игътибар бирелә. Беренче яртыеллыкта 100 меңнән артык татарстанлының 18 проценты идарәче компанияләр эшчәнлегеннән канәгать булуын белдергән. Бу өлкәдә Чаллы шәһәре, Саба, Яңа Чишмә, Кукмара, Кама Тамагы районы халкы активлык күрсәткән. Кама Тамагы дигәннән, биредә электрон мөмкинлекләрне тулы көченә файдаланырга тырышалар. Районда яңа төр хезмәт тә булдырганнар. «Конвертта» хезмәт хакы бирүчеләр белән көрәшнең бер алымы буларак, кеше «Халык контроле» порталы аша хезмәткәрләрен рәсми төстә теркәмәүче оешмалар, хезмәт хакын конвертта гына тапшыра торган эш бирүчеләр турында мәгълүмат җиткерә ала.
Халыкның җавапларын, сораштыру нәтиҗәләрен министрлыклар, тиешле оешмалар үзләренең эшләрен оештырганда файдаланачак.

Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану өчен uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп теркәлергә кирәк. Үзеңә порталда «Шәхси кабинет» булдырасың. Моның өчен исемеңне, телефон номерыңны, электрон почтаңны һәм иминият пенсиясе карточкасының (снилс) номерын язасың. Теркәлү вакытында пароль җыярга кирәк булачак. Ул, гадәттә, электрон почта аша килә. Аннары барлык хезмәтләрдән дә портал аша файдаланырга мөмкин булачак. Сайт һәрчак камилләшә, халыкка уңайлы булсын өчен тырыша. Мәсәлән, «Шәхси кабинет»та «Автоматик рәвештә түләү» дигән сервисны урнаштырырга була. Аның ярдәмендә ай саен коммуналь хезмәтләргә түләүләр, башка штрафлар автоматик рәвештә банк картасыннан чигерелеп барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading