16+

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты түләүсез кызыклы курсларга чакыра

Мөселман оешмалары вәкилләренең матбугат чаралары белән эшләү ысулларын нәтиҗәле итү өчен, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге (Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55) һәм Татарстан Журналистлар берлеге квалификация күтәрү курслары оештыра.

“Мөселман дини оешмалары медиастратегияләре. Заманча медиада ислам дискурсы” дип аталган курслар 24 апрельдән 31 майга кадәр барачак. Әлеге укулар үз эченә интернет басма булдыру, социаль челтәрләрдә контентны алга җибәрү, матбугат чаралары өчен брифинг, пресс-конференцияләр әзерләү буенча мастер-классларны да ала. Карьера үсеше, үз өстеңдә эшләү, иҗади кризисны җиңеп чыгу өчен дә киңәшләр биреләчәк. Мастер-классларны Казан университеты укытучылары, журналистлар уздырачак. Курслар түләүсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading