16+

Хоккейчылар автобусына һөҗүм иткәннәр

Башкортстанда хоккейчылар автобусына һөҗүм иткәннәр. Бу хакта Магнитогорск хоккей федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстанда хоккейчылар автобусына һөҗүм иткәннәр. Бу хакта Магнитогорск хоккей федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автобуска “Альянс” (Сибай) һәм “Стальные топоры” (Магнитогорск) командалары арасында ФХМ чемпионатыннан соң вак калибрлы мылтыктан атканнар. Уен 14 октябрьдә Сибайның “Ирәндек” стадионында узган һәм кунаклар файдасына 9:1 исәбе белән тәмамланган.

“Бу вакыйга “Ирәндек” Спорт сараеннан ерак түгел була. Нәтиҗәдә, атудан автобус тәрәзәсе челпәрәмә килә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмады», - диелә  Магнитогорск хоккей федерациясе хәбәрендә.

Магнитогорск хоккей федерациясе идарәсенең ашыгыч утырышында, команда автобусы белән булган очракны башка сыймаслык, дип бәяләгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading