Татарстан Дәүләт Советында «Республикада кинематографиянең торышы һәм аны үстерү турында» матбугат конференциясе узды.
Анда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Кинематографлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров катнашты.
- Безнең кинематографларны Татарстаннан читтә беләләр, дип әйтә алмыйм. «Булат батыр» дигән беренче фильмнан соң ук безнең кино сәнгате үсәргә тиеш иде. Соңгы вакытта җанлану сизелә, әмма зур үсеш юк. Беренче чиратта матди-техник базаны ныгытырга, кадрлар тупларга, оештыручылар кирәк. Прокат кинолары барлыкка килгән очракта, мәдәният йортларында кино җиһазлары юк. 80-90нчы елларда тел проблемасы бар иде. Без «Дәүләт телләре һәм аларны тормышка ашыру» турында канун кабул иттек. Әгәр халык омтыла икән, кино сәнгате дә булачак. Безгә «Татарстанда кино сәнгате» турында программа кирәк, - дип сөйләде Разил Вәлиев.
Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, Кино елы уңаеннан, республикада күп кенә чаралар үткәрү күздә тотыла. Быел алты документаль, бер уен фильмына конкурс игълан ителә. Берәр классик язучы әсәре буенча фильм төшерү каралган. Мәскәүдән күренекле кинематограф Никита Михалков килеп, талантлы яшьләр арасында сайлап алу үткәрде. Арадан ике иң сәләтлесен Мәскәүгә укырга җибәрәбез. Без Мәскәүдәге Герасимов исемендәге кинематография институты белән хезмәттәшлек итәбез. Быел грант конкурслары үткәрелергә, «Из века в век» дигән китап басылырга тиеш. 1 июньдә балалар киносы бәйрәме булса, 1 сентябрьдә кино дәресе үткәрү каралган. 27 августта «Кино төне» узачак.
- Кинематографлар берлеге рәисе булып килгәннән соң дүрт айда шактый эшләр башкарылды. Үзебезгә алты әгъза кабул иттек. Авыллардан да яшьләр кино төшерергә теләп шалтыраталар. Милли кинематография аякка басарга тиеш. Быел кинематографиягә 27 миллион сум бүлеп бирелде. Безгә министрлыклар йөз белән борылды. Без милли проект белән Россиягә чыгарга тиеш, - ди Илдар Ягъфәров.
- «Ак чәчәкләр» турында төрле фикерләр булды. Әмма ул бик популяр, -дип, үзенең сүзен дәвам итте Разил Вәлиев. - Быел «Тапшырылмаган хатлар» буенча фильм төшерелә. Мин, мәсәлән, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Галәү әсәрләре буенча фильм төшерер идем. Дәүләт заказы буенча, фильмнар ике телдә төшерелә. Безнең киноның милли йөзе булырга тиеш.
Фото: gossov.tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар