16+

Кинотеатрларда премьера – “А зори здесь тихие...” фильмын тәкъдим итәләр

30 апрельдән Казан кинотеатрларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әсәрләрнең тагын берсе - "А зори здесь тихие..." фильмын тәкъдим итәләр. Ул Борис Васильевның күпләребезгә таныш повесте буенча төшерелгән. Кинокартинаны журналистларга күрсәтергә өлгерделәр инде, фильмның режиссеры, продюссерлары һәм сценарий авторларының берсе Ренат Дәүләтъяров һәм Женя Комелькова ролен башкаручы Евгения Малахова журналистларның...

Кино бик кыска вакыт аралыгында төшерелгән. Съемкалар Карелиядә барган.Әлеге повесть буенча фильм беренче тапкыр 1972 елда төшерелгән. Вакыйгалар 1942 елда бара. Төп геройлар - әле күптән түгел генә мәктәпне тәмамлап, үзләре теләп сугышка киткән кызлар. Алар Фин сугышы ветераны, элеккеге разведчик старшина Федот Васков җитәкчелегендәге зенитчылар взводына киләләр. Рита Осятина (Анастасия Микульчина уйный) төннәрен качып, яшь ярымлык улы янына шәһәргә баргалый. Бер баруында ул урманда 2 немец солдатына тап була һәм бу хакта старшинага кайтып әйтә. Старшина, үзе белән Рита һәм тагын 4 кызны алып, дошманны кулга алырга дип урманга чыгып китә. Әмма... кызларның дүртесе дә вафат була. Фильмдагы бөтен серләрне дә ачып бетерсәң, кызыгы калмый. Шуңа да кинотеатрларга рәхим итегез!

Кинокартинаны Россиянең 38 шәһәрләрендә күрсәткәннәр, хәзер чират - Казанга. Фильмны 12 яшьтән өлкәнрәк булган балаларга карау рөхсәт ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading