16+

«Китап» радиосы командасы Әлфия Авзалова һәйкәле каршында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды

Шигырьләр укылды, җырлар җырланды.

«Китап» радиосы командасы Әлфия Авзалова һәйкәле каршында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды

Шигырьләр укылды, җырлар җырланды.

«Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автойөреш вакытында Актанышта Әлфия Авзалова һәйкәле янында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды.

Актанышта Казан — Уфа — Казан автотурында катнашучыларны укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният сарае хезмәткәрләре, журналистлар, авыл халкы каршы алды.

«Китап» милли радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадырова Эльмира Җәлилованың «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән», Әнгам Атнабаевның «Ул болытлар юктыр» шигырьләрен сөйләде. «MINGAZOV» төркеме «Уфтанма», «Красивая/Хороший» һәм башка җырлар башкарды.

Чыгыш ахырында «Китап» радиосы командасы Әлфия Авзалова һәйкәле каршында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды.

«Актаныш бик җылы каршы алды. Балалар бик күп җыелган. Күңелгә рәхәт булып китте. Берничә ноктада булдык, монда аеруча якын кабул иттеләр», — дигән «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading