16+

Китапханәләр туган телне саклый

Тукай ае узгач та, бөек шагыйрьгә багышланган чаралар дәвам итә. Күптән түгел генә шундый әдәби-музыкаль чараларның берсе Казанның 13нче китапханә-филиалында узды. Аны китапханә мөдире Сания Минкина оештырган иде.

Тукай ае узгач та, бөек шагыйрьгә багышланган чаралар дәвам итә. Күптән түгел генә шундый әдәби-музыкаль чараларның берсе Казанның 13нче китапханә-филиалында узды. Аны китапханә мөдире Сания Минкина оештырган иде.


Шушы китапханәгә йөрүчеләр Фәрзәнә Кулеева җитәкчелегендә үзләренең «Гөлҗамал» исемле төркемен булдырган. Сәхнәне алар тотты. Концерт Земфира Нәҗипованың нәфис сүзләре, Гөлсинә Хәйдәрова, Гөлнур Хәбибуллинаның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Мәүлидә Максудованың очып биюеннән, күңелләр җилкенде. Баянчы Илгиз абый Усманов һәр чыгышны бизәп торды. Лаеклы ялда булсалар да, алар активлыклары белән күпләргә үрнәк. Тамашачы халык җырларын, Тукай шигырьләрен тыңлап хозурланды. Ахырдан барысы бергә халкыбызның рәсми булмаган гимнына әйләнгән «Туган тел»не башкардылар.
Китапханәчеләр Энҗе Хәлиуллина һәм Талия Мамаева әйтүенчә, мондый чаралар еш уза. Үзешчәннәр генә түгел, Татарстанның танылган артистлары да кунак була биредә. Китап сөючеләрнең китапханәгә күпләп йөрүенең сәбәбе дә, бәлки, нәкъ менә биредәге мохитнең шундый җанлы булуындадыр. Туган телебезне саклауда, үстерүдә китапханәләр зур роль уйный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading