16+

КХЛда җәйге турнирлар башлана

Континенталь хоккей лигасында регуляр чемпионат 1 сентябрьдә башланачак. Уеннарның календаре әзер, быелгы сезонда 25 команда катнаша. Әмма зур хоккей шәһәрләргә күпкә иртәрәк киләчәк, сезон башланганчы, берничә зур турнир оештырылачак.

Континенталь хоккей лигасында регуляр чемпионат 1 сентябрьдә башланачак. Уеннарның календаре әзер, быелгы сезонда 25 команда катнаша. Әмма зур хоккей шәһәрләргә күпкә иртәрәк киләчәк, сезон башланганчы, берничә зур турнир оештырылачак.

Август аенда узачак әлеге уеннар командаларның сезон алдыннан әзерлеген бәяләү, җитешсезлекләрне бетерү өчен кирәк.

Сочи (Sochi Hockey Open) турниры быел өченче тапкыр уздырыла. Моңарчы әлеге турнирда ЦСКА һәм Россиянең олимпия җыелма командасы откан иде. Быел биредә «Ак Барс», СКА һәм «Локомотив көчен сынаячак.

Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы үзенең әзерлеген Казахстан Республикасы президенты Кубогы уеннарында тикшереп карарга җыена. Аңардан тыш турнирда «Барыс», «Амур», Казахстанның җыелма командасы катнашачак. Составка караганда, катнашучылар бик көчле түгел, «Нефтехимик»ның кабат җиңүче булып калу мөмкинлеге зур.
«Ак Барс» шулай ук Латвия тимер юллары Кубогы уеннарында да чыгыш ясаячак. Август ахырында узачак әлеге турнирда казанлыларга «Динамо» (Рига), «Локомотив», «Динамо» (Минск), «Давос» белән очрашырга туры киләчәк. Рига сезон алдыннан һәрчак шундый кызыклы турнир оештыра. Быел биредә Швейцариянең «Давос»ы да катнашачак.

Түбән Кама хоккейчыларының икенче турниры – Башкортстан Республикасы Кубогы. Алардан тыш биредә «Салават Юлаев», «Барыс», «Автомобилист» булачак. «Нефтехимик» узган ел сезонара турнирларның чемпионы булган иде, алар Астанадан тыш, Уфада да җиңүгә иреште. Быел аларның төп көндәше – составын бик нык көчлеләндергән «Автомобилист» булырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading