16+

Конкурс башланды

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен республика Министрлар Кабинеты грантларына конкурс игълан итте. Бәйгенең грант фонды узган елдагы кебек ун миллион сум тәшкил итәчәк. - Проектлар социаль проблемаларга йөз тотарга тиеш. Күп очракта нәкъ менә коммерцияле булмаган оешмалар...

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен республика Министрлар Кабинеты грантларына конкурс игълан итте. Бәйгенең грант фонды узган елдагы кебек ун миллион сум тәшкил итәчәк.

- Проектлар социаль проблемаларга йөз тотарга тиеш. Күп очракта нәкъ менә коммерцияле булмаган оешмалар кызыклы, оригиналь проектлар уйлап таба. Грант эшчәнлеге кысаларында яңа алымнар, технологияләр эшләү һәм сынап карау әлеге конкурсның төп бурычларының берсе, - диде Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Республикада әлеге конкурс 2010 елдан бирле эшли. Алты ел эчендә 344 проект грант отып дәүләт тарафыннан ярдәм ала. Республика буенча Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Сарман социаль проектлар тәкъдим итүдә әйдәп бара. Конкурста бер тапкыр катнашмаган районнар да бар икән. Министр аларны активрак булырга өндәде.
- Бер грант откан оешмалар биредә тагын бер кат көчләрен сынап карый ала. Катнашырга теләүчеләргә чикләр юк. Бары тик конкурста катнашасы оешма моңа кадәр дә бер эш эшләргә тиеш. Монысы акча өчен генә проект төзү очракларын киметү өчен, - дип белдерде Эльмира Зарипова.

Гаризалар 19 апрельгә кадәр кабул ителә. Документларны министрлыкка тапшырырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading