16+

Конкурста җиңүчеләр Республика көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында «Безнең команда тавышы. Безнең ишегалды тавышы» халык караокесы бәйгесенең сайлап алу турларын уздыру урыны үзгәрде.

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында «Безнең команда тавышы. Безнең ишегалды тавышы» халык караокесы бәйгесенең сайлап алу турларын уздыру урыны үзгәрде.

Сайлап алу чаралары Ямашев проспекты, Павлов һәм Чуйков урамнарындагы ишегалларында узачак.

Сайлап алу чаралары Ямашев пр., 82 (22 нче август), Академик Павлов ур., 11 (23 нче август) һәм Чуйков ур., 25 (24 нче август) адреслары буенча урнашкан ишегалларында узачак, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары матбугат хезмәте. Сайлап алу турларында җиңүчеләр 26 нчы августта «Крылья Советов» паркында узачак финалда очрашачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның сайлап алу турлары Казанның ишегалларында, скверларында һәм паркларында уза. Яшькә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, шәһәрлеләр алдан голосдвора.рф сайтында онлайн заявка биреп я чара барган урында теркәлеп, үзләренең вокал мәгълүматларын күрсәтә алачаклар.

Конкурста җиңүчеләр 30 нчы августта Казан һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Проект 2016 елдан бирле Киров районында яшәүче Яна Бариева инициативасы белән тормышка ашырыла һәм зур популярлык казана. Конкурсны оештыруда күп фатирлы торак йортларның рәисләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, мәдәният учреждениеләре һәм район администрацияләре актив катнаша. «Безнең команда тавышы. Безнең ишегалды тавышы» проектының төп миссиясе – иҗат ярдәмендә халык арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading