Арча районының Югары Пошалым авылында кешесе терлек сату-алу белән шөгыльләнүче Рөстәм Зиатдинов Корбан гаетендә сигез сыер саткан, дип яза "Арча хәбәрләре" газетасы.
"700 килолысын Кайбыч районыннан килгән гаилә 85 меңгә сатып алды. Тәкәләрне Звениговодан (Марий Эл) алып кайткан идем, 15 башы да сатылып бетте. Болар безнекеләрдән шактый аерыла. Бу якларда малны асрый беләләр икән. Тәкәләрдән 28-32шәр килограмм ит чыкты, ә безнекеләр 12-15тән артмый. Сәбәбе - токым эше белән шөгыльләнмәүдә", - дип сөйләгән ул газета хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар