16+

Коронавируска каршы вакцина эшләнде

Борынга тамызырга мөмкин булган, коронавируска каршы вакцинаны "Вектор" эшләп чыгарды. Хәзер ул клиникага чаклы тулы масштаблы тикшерү уза.

Борынга тамызырга мөмкин булган, коронавируска каршы вакцинаны "Вектор" эшләп чыгарды. Хәзер ул клиникага чаклы тулы масштаблы тикшерү уза.

Роспотребнадзорның "Вектор" вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина эшләде, аны борынга тамызып булачак. Бу хакта үзәкнең генераль директоры Ринат Максютов Наилә Аскер-задәнең "Куркыныч вирус" фильмында хәбәр итте, дип яза "ТАСС" агентлыгы. Шимбә көнне "Россия-1" телеканалында "Вакцина" дип аталган тапшыру нәкь шуңа багышланган иде.

"Вакциналар үзләренең функциональ башлангычы белән генә түгел, иммунизация ысулы һәм схемасы буенча да аерылалар. Мәсәлән, безнең препаратларның берсе тәнгә кадалмый торган, ә интерназаль, ягъни, асылда, ул борынга тамызыла. Нәтиҗәлелек ягыннан да, зарарсызлыгы буенча да тулы масштаблы клиникага чаклы тикшерү үтә әлеге вакцина", - диде ул.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading