Коточкыч хәл Мамадышта булган иде.
Татарстанның тикшерү комитеты 90 яшьлек пенсионер әбине үтерү буенча җинаять эше ачты. Коточкыч хәл Мамадышта булган иде.
90 яшьлек пенсионер әбинең үтерелгән гәүдәсе Мамадыштагы йортларның берсендә табыла. Хокук сакчылары тикшерү эшләрен башлап, шаһитларны сораштыралар, тикшерү эшләренә криминалистлар җәлеп ителә. Ахыр чиктә, җинаять кылуа гаепләнеп, 61 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Шул ук шәһәр кешесе моңарчы да инде 9 тапкыр җинаять җавалылыгына тартылган була.
Әлеге ир-ат кич белән, инде әби йокларга яткан вакытта аның өенә килеп керә. Тәрәзәне ватып керә ул. Моны ишетеп, әби ярдәмгә чакыра башлый, өйдән чыгып качарга тырыша. Әмма ир-ат таш белән берничә тапкыр аның башына суга, аннан пычак белән муенына чәнчә. Әби һәлак булгач, сандыктан 200 меңләп сум акчаны урлап чыгып кача.
Якын араларда аңа карата хөкем карары чыгарылачак, дип хәбәр ителә тикшерү комитеты хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар