16+

Ковидка каршы прививканы кайда ясатырга?

Татарстанда коронавирустан прививканы олылар өчен сырхауханәләрдә станционар вакцинация пунктларында ясатып була.

Татарстанда коронавирустан прививканы олылар өчен сырхауханәләрдә станционар вакцинация пунктларында ясатып була.

Шулай ук республиканың эре шәһәрләрендә прививка ясаучы мобиль бригадаларга мөрәҗәгать итеп була. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС булу шарт. Теге яки бу вакцина булу-булмавын вакцинация пунктында белешергә кирәк.

Вакцинация пунктлары адреслары:

Татарстанда — яшәү урыны буенча сырхауханәләр;

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә мобиль вакцинация пунктлары.

Казанда:

Мега (Җиңү проспекты, 141) — көн саен, тәүлек буе (техник тәнәфес 8.00 дан 8.30 га кадәр һәм 20.00 дән 20.30 га кадәр).
KazanMall (Павлюхин урамыннан аерым керү ишеге) — көн саен 10.00-20.00.
Мегастрой (Җиңү проспекты, 101) — көн саен 10.00-20.00.
Мегастрой (2-я Азинская урамы, 7б) — көн саен 10.00-20.00.
Парк Хаус (Ямашев проспекты, 46/33) — көн саен 10.00-20.00 (кабаттан вакцинация узарга кирәк булганнарга һәм ковидтан соң алты ай узганнан соң килүчеләргә).

Саклык Банкы бүлекләре:

Пушкин, 4 — эш көннәрендә 9.00-18.00.
А. Камалеев, 26/12 — эш көннәрендә 9.00-17.00.

Мәдәният үзәкләре:

Сәйдәш исемендәге мәдәният үзәге (Н.Ершов, 57 а) — дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-17.00.
«Московский» мәдәният үзәге (Ак.Королев, 47) — дүшәмбедән шимбәгә кадәр 9.00-19.00.
В.И. Ленин исемендәге мәдәният йорты (Копылов, 2 а) — дүшәмбедән җомгага кадәр 13.00-19.00.

Яр Чаллы:

«Тулпар» сәүдә үзәге (Мәскәү проспекты, 128 А) — көн саен 08.00-19.00

Түбән Кама:

 Тире-венерология диспансеры (Шинников урамы, 43 а) — эш көннәрендә 8.00-18.00, ял көннәрендә 8.00-15.00.
Түбән Кама буенча сәламәтлек саклау идарәсе (Менделеев урамы, 32 а) — эш көннәрендә 8.00-18.00, ял көннәрендә 8.00-15.00.
Наркология һәм психоневрология диспансерлары (Студенческая, 33) — эш көннәрендә 8.00-18.00, ял көннәрендә 8.00-15.00.
НЦРМБ сәламәтлек үзәге (Менделеев урамы, 46, керү тубдиспансер ягыннан) — эш көннәрендә 8.00-18.00, ял көннәрендә 8.00-15.00.
СОГАЗ «Профмедицина» (сәнәгать зонасында сырхауханә) — көн саен 7.30-14.00; (Мәктәп бульвары, 3) — көн саен с 12.00 до 14.30.
«Чулпан-медицина» ҖЧҖ сырхауханәсе — көн саен 12.00-15.00.
Кама Аланы район хастаханәсе — эш көннәрендә 8.00-17.00 прививкалар кабинетында, 17.00-22.00 — кичектергесез ярдәм кабинетында; ял көннәрендә — кичектергесез ярдәм кабинетында 8.00-22.00.
Кама Аланы базары — чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8.00-12.00.
«Чулман Су» кинотеатры — чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 13.00-17.00.
Боз сарае территориясендәге ярминкә — шимбә 8.00-13.00.
Ширәмәт хастаханәсе — эш көннәрендә 8.00-16.00.

Әлмәт:

«Панорама» сәүдә үзәге (Ленин урамы, 100) — эш көннәрендә 14.00-20.00, ял көннәрендә 12.00-18.00.
«Әлмәт стоматология сырхауханәсе» (Чехов урамы, 21 а) — эш көннәрендә 7.30-13.00.
Әлмәт психоневрология кабинеты (Радищев урамы, 23) — эш көннәрендә 15.00-18.00.
«Республика кан үзәге» филиалы (Ленин урамы, 157) — эш көннәрендә 13.00-18.00.
Әлмәт наркология диспансеры (Түбән Мактама бистәсе, Промышленная урамы, 1а) — эш көннәрендә 8.00-19.00.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты (Ленин урамы, 39) — эш көннәрендә 15.00-20:00).
«Мирас» спорт комплексы (Шевченко урамы, 55) — эш көннәрендә 15.00-20.00.

РФ гражданнары өчен вакцинация бушлай үткәрелә. Чит ил гражданнары Республика клиник тире-венерологик диспансерында, «Любимый доктор» һәм «Спасение» клиникаларында прививканы түләүле нигездә эшләтә ала. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X