16+

Ковидтан соң сәламәтлекне ничек торгызырга?

COVID-19 кичергәннәр әлегә кадәр бу зәхмәтнең авыр нәтиҗәләреннән интегә.

COVID-19 кичергәннәр әлегә кадәр бу зәхмәтнең авыр нәтиҗәләреннән интегә.

Ковидтан соңгы синдром иммун системасының көчсезләнүе белән бәйле. Россия галимнәре нәкъ менә коронавирустан соң организм ресурсларын торгызу ысулын тапкан.

Красноярск һәм Санкт-Петербург белгечләре иммун системасының кайбер халәтләрен төзәтү өчен махсус аксым –  иммунитет медиаторын кулланган һәм бу ысулның нәтиҗәлелеген бәяләгән.

Тикшеренүдә COVID-19 белән авырган 40 яшьтән 65 яшькә кадәрге пациентлар катнашкан. Аларга ике тәүлек вакыт аралыгы белән интерлейкин-2 (IL-2) аксым препаратының өч инъекциясе ясалган.

-    Рекомбинант IL-2 терапиясеннән соң NK-күзәнәкләрнең саны һәм функциональ потенциалы торгызылды. Өлгергән NK-күзәнәкләрнең күләме, беренчел күрсәткечләр белән чагыштырганда, өч тапкырга артты. Гомумән, нәтиҗәләр пациентларның хәле яхшыруын күрсәтте, - диләр Красноярск фәнни үзәгендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading