16+

Көзге ярминкәләрнең кайчан башланачагы билгеле булды

Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән башлап 29 декабрьгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән башлап 29 декабрьгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Казан Башкарма комитеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Казанлылар фермерлар һәм Татарстан җитештерүчеләре продукциясен берничә мәйданчыкта — Авиатөзелеш һәм Киров районнарында, Вахитов, Яңа Савин, Совет һәм Идел буе районнарында сатып алырлар дип көтелә.

Документ шулай ук ярминкәләрне әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты составын билгеләячәк. Рәис итеп Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Ә урынбасар итеп Башкарма комитетның кулланучылар базары комитеты башлыгы Руслан Фазылянов күрсәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading