16+

Кредит карталары турында ниләр белергә кирәк?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе моңа аңлатма бирә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе моңа аңлатма бирә.

Кредит картасы бирү ул чынлыкта кредит килешүе төзү икәнлеген исәпкә алып, банк аны тапшырыр алдыннан кредит картасын алучы кешенең финанс хәлен тикшерә. Кредит килешүеннән бердәнбер аерма — тикшерү тәртибе тагын да җиңеләйтелгән һәм тикшерелә торган документлар саны аз (кредит картасы буенча лимитка карап).

Кредит карталары чыгара торган банкларның күпчелеге процентсыз кредитлау чорын тәкъдим итә, аны икенче төрле ташламалы чор дип тә атыйлар. Тикшереп карыйк әле: нәрсә соң ул һәм чынлап та процент түләргә кирәкмиме?

Ташламалы чор исәп-хисап ясау һәм түләү чорларын үз эченә ала.
Исәп-хисап ясау чоры. Бу чорда сез әйбер сатып аласыз, банк исә сез сарыф иткән сумманың исәбен алып бара. Күбесенчә әлеге чор 30 көн тәшкил итә.

Исәп-хисап ясау чорының кайчан исәпләнә башлавы банк тарафыннан финанс учреждениесенең эчке документларында (кредитлау кагыйдәләре, банк тарифлары һ.б.) билгеләнә, аның белән офиста яки банкның рәсми сайтында танышырга була. Мондый мәгълүмат шулай ук кредит килешүендә дә булырга мөмкин. Исәп-хисап ясау чорының кайчан исәпләнә башлавы түбәндәгечә билгеләнә:

- картаны активлаштырган вакыттан;
- тәүге операция ясаганнан;
- билгеле бер көннән алып. Кайбер банклар исәп-хисап ясау һәм түләү чорлары тәмамланган көнне, сез кредит картасын кайчан рәсмиләштерүгә яки аннан кайчан файдалана башлавыгызга карамастан, аерым бер календарь даталар белән билгели.
Түләү чоры. Бу – сарыф ителгән акчаны банкка тулысынча кайтару өчен сезгә бирелгән вакыт. Шуңа игътибар итегез: бөтен сумманы шунда ук кайтарып бирергә кирәк – бары тик шул очракта гына банк сезгә акчадан файдаланган өчен процентлар исәпләмәячәк.
Шунысын белү дә мөһим: кредит картасы буенча тулаем бурыч суммасы түләү көненә кадәр тулысынча капланмаса, кредиттан файдаланган өчен процентлар кредит буенча чынлыктагы бурычның күләменә карап исәпләнә.

Кредит килешүен (яки пластик карталарга хезмәт күрсәтү килешүен) имзалаганда даими түләүләргә дә (СМС аша килгән мәгълүмат өчен комиссия, картага бер ел дәвамында хезмәт күрсәткән өчен түләү һ.б.) игътибар итәргә кирәк. Банклар бу түләүләрне шунда ук сезнең кредит лимитыннан алып, аннары әлеге суммага сез шушы операцияне башкарган кебек процентлар исәпли.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading