16+

Кремль ярында рәсем ясарга өйрәтәләр

Казанда "Казанны яса" коммерцияле булмаган проекты старт алды. Һәр якшәмбе ачык һавада өлкәннәрне рәсем ясарга өйрәтәләр.

Казанда "Казанны яса" коммерцияле булмаган проекты старт алды. Һәр якшәмбе ачык һавада өлкәннәрне рәсем ясарга өйрәтәләр.

Әлеге дәресләр 17.30-19.30 сәгатьләрдә Кремль яр буенда үтәчәк. Бушлай уздырылучы дәресләрдә теләге булган һәркем дә катнаша ала. Проект 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Проект кысаларында рәсем укытучылары шәһәр халкына иң киң таралган рәсем сәнгате жанрларын өйрәнергә ярдәм итәчәкләр - натюрморт, пейзаж, натурадан карап ясау, поп-арт. Проект кысаларында иң кечкенә катнашучылар өчен балалар көннәре уздырылачак. Моннан кала, чукрак-телсез балалар өчен дә аерым дәресләр уздыру көтелә, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading